?

Оҗмахтай җирләрне күрсәм дә,
Киң диңгез ярында йөрсәм дә,
Туган як һич сине онытмам,
Мин сиңа арамны суытмам.

 

Кушымта:
Ырымбур өлкәсе, Богорыслан бистәсе –
Туган як, туган ил, туган йорт.
Канатлар үстердең, яшәргә көч бирдең,
Зур рәхмәт җырымны җиткерәм.
Читкә киткән ил улларың Исмагыльләр,
Халык өчен төзегәннәр мәчетләр.
Мәчетләрдә укысыннар гел шәкертләр,
Милләтемә теләп зур бәхетләр.

 

Уйларымда кайтып еш урыймын
Әткәй, әнкәй җиренә.
Кинәл су буйкайларын буйлыймын,
Туганнарның хәлен сорыймын.

 

Кушымта:
Ырымбур өлкәсе, Богорыслан бистәсе –
Туган як, туган ил, туган йорт.
Канатлар үстердең, яшәргә көч бирдең,
Зур рәхмәт җырымны җиткерәм.
Иң кадерле газиз затлар – атам, анам,
Сезгә биргән вәгъдәгә тугры калам.
Сезнең хәер, дога белән алга барам,
Рәхмәтеннән ташламасын Аллам!