??

 

 

Кунак кебек кенә килеп китә,
Бу дөньяга адәм баласы.
Маңгайларга ниләр язган булса,
Кеше шуны күрә ахырысы.

 

Чибәр, көләч йөзең күз алдында,
Сабыр холык, матур буй-сыннарың.
Артта калды инде күпме еллар,
Ник басылмый йөрәк ярсуы?

 

Искә ала һәр көн ата-ана,
Шуннан башка юкчы бер чара.
Дәшеп кайтарырлык җирләр түгел,
Сагыныплар ярсый, тик күңел.

 

Гали авылы, туган – үскән ягың,
Шунда үткән сабый, балачагың.
Хәтерлиләр әлдә күрше-күләм.
Эзеңне генә үлән күмгән.

 

Балаларың - бәгырь җимешләрең,
Үсеп җитте инде, әй күрсәң!
Сиңа дәвам булып оныкларың,
Туа җиргә, шуны әй белсәң!

 

Исемеңне мәңгеләштерим дип,
Исмагыйлең мәчет салдырган.
Гөлсем манарасы исемен кушып,
Аллаһ рәхмәтенә калдырган.

 

Сызлып кына кояш калку белән,
Гөлсем манарасы балкыйдыр.
Тирә-юнгә нурлар сибә-сибә,
Азан белән көнне башлыйдыр.

 

Үлгәннәрнең белик каберләрен,
Исәннәрнең белик кадерен,
Тыйнак кына яшик, кунак булып,
Ходай биргәнгә риза кылып.