Әсәкәй якларында,
Матур авыл Солтангол.
Табигать гүзәллеген
Ходай бирсә, бирә ул.

 

Бу як халкы бик уңган:
Бар яктан да бик булган,
Бик тә матур яшиләр,
Җиң сызганып эшлиләр.

 

Әнисе туган якны,
Мактый шулай Исмагыйль.
Хәтерли туганнарын,
Кем, кайда булганнарын.

 

Әнкәм исеме – Хәҗәр, дип
Кат-кат әйтә Исмагыйль.
Әнкәм ди, Солтанголдан,
Якыннар шул авылдан.

 

Каен елга буенда,
Барып җиләк җыярбыз,
Мортаза урманнарын
Барып, бергә урарбыз.

 

Кәрим тау итәгендә,
Ургып ага Кинәле.
Җәй җитсә су керербез,
Солтанголга кил әле.