?

Ырымбурга юллар тоттым
Әсәкәйгә юлыктым
Кинәледә сулар кергәч
Бар донъямны оныттым

 

Кушымта:

Әсәкәйләрдә булдым
Әсәкәйне яраттым
Кызыл таудан җиләк җыйдым
Бу яктан читкә киткәч
Бу яктан читкә киткәч
Сагыныплар зарыктым.

 

Йолдыз чишмә буйларында
Нәсел ыру ял итә
Җиде буын туганнарны
Барлауларга ни җитә

 

Ҡушымта:

Дускаебыз Исмагыйл
Тамырларын онытмый
Ата-ана каны тарта
Шуга да ул, шуга ла
Чын күңелләре белән
Бу якларны ярата

 

Кысла елгасына төшеп
Балык тотып йөрербез
Бу якларга юллар төшсә
Онытмагыз,керегез

 

Кушымта:
Әсәкәйдә туганнар
Әсәкәйне онытмый
Җан тартмаса кан тарта
Бу якта туган бала
Туган ягын ярата
Әсәкәйне ярата!