???

 

Өммөгөлсемнең рухына,
Бу мөнәҗәтне юлладым.
Аллаһымның рәхмәтенә
Эшләремне юлладым.

 

Хәләл җыйган малларымны
Уртак бүлдем ике өлеш.
Монысы, дидем хаҗ кылырга,
Бер өлешем манарага.

 

Манарасыз - мәчет башсыз,
Бер гәүдә кебек күренә
Манара кирәк, дип сыздым,
Йөрәгемнең иң түренә.

 

Шөкер иттем бу мәчеткә,
Манара куйдык ла баса.
Нурлар чәчә манарабыз,
Кояш көлеп караса.

 

Бу мәчеттә сез күрешеп,
Зур вәгъдәләр бирештегез,
Бер Ходайдан рөхсәт сорап,
Никахларга ирештегез.

 

Өммөгөлсем синең белән
Вәгъдәләргә тугры булып,
Яши идегез серләшеп,
Киңәшләшеп, гөрләшеп.

 

Бер кыз, бер ул алып кайтты.
Гөлсемкәйнең йөзе якты.
Шулай гомер алга акты,
Яман хәбәр ишек какты.

 

Тормыш чәчәк аткан мәлдә,
Аллаһ сезгә сынау бирде.
Гөлсемкәйгә авыру үтте,
Бу дөньяны ташлап китте.

 

Аллаһыга рәхмәт әйтеп,
Өммөгөлсем күзен йомды.
Йөрәкәем сыкрап куйды,
Керфекләрем яшькә тулды.

 

Ходай биргәч нишлик? Күндек.
Сабырлыклар бирче, дидек.
Тасбих тарттык, тәкъбир әйттек,
Дин хозуры булсын, дидек.

 

Өммөгөлсем исеме куштык,
Бу мәчет манарасына.
Әйдә азан яңгырасын
Похвестнева каласында.

 

Өммөгөлсемнең рухына,
Бу мөнәҗәтне юлладым.
Аллаһымның рәхмәтенә
Эшләремне юлладым.