-

 

Бер агачның тамырлары кебек
Уйнап үстек биш кыз, җиде ул .
Ун икебезгә дә әткәй, әнкәй
Теләделәр бары изге юл.

 

Кушымта:
Чын йөрәктән әткәй, әнкәебез
Рәхмәт әйтә һәр бер бәпкәгез.
Тәүфыйк, бәхет теләп үстердегез,
Яшәргә көч бирдегез.

 

Дини кеше булгач әткәй, әнкәй
Шул ук юлдан без дә барабыз.
Иман кергән ана сөте белән,
Бисмилладан көнне башлыйбыз.

 

Бәлә-казалардан саклап тора,
Сез калдырган хәер-догалар.
Җаннарыгызга нур булып барсын,
Сезгә багышланган догалар.

 

Кушымта:
Кәләметдин хәзрәттер атабыз,
Безгә берүк үпкәләп ятмагыз.
Килер бер көн, очар коштай сагынып,
Туган якка кайтырбыз.
Кәләметдин хәзрәттер атабыз,
Безгә берүк үпкәләп ятмагыз.
Килер бер көн, кайтып без күрербез,
Сезне гөлгә күмербез.