Исмәгыйль Шәңгәрәев, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «Казан» рестораннары хуҗасы:
– Татарстанны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә бик яхшы беләләр. Бу, беренчедән, тарихи факторга, татарларның борынгы милләт булуына һәм гарәпләр кебек үк ислам дине тотуына бәйле. Икенчедән, Татарстан җитәкчелегенең оста сәясәтче булу нәтиҗәсе. Биредәге гарәпләр Казанның Мәскәү һәм Питердан артта калмавын, Россиянең өченче башкаласы буларак чәчәк атуын күреп-ишетеп торалар..