Шәңгәрәевләрнең гадилегенә сокландым. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә күчемсез милек белән эш итүче, кунакханәләр һәм рестораннар хуҗасы Исмәгыйль Шәңгәрәев беркайчан да: «Вакытым тыгыз, соңрак шалтыратыгыз», – дип әйтмәс, әңгәмәдәшенә югары тонда эндәшмәс. Кырык эшен кырык якка ташлап, Исмәгыйль әфәнде гаиләсе турында озаклап, тәмләп сөйләде.