Салкыннар җитү белән, күпләребез җылыны сагына башлый. Ничек кенә кышны үткәрик, дип, яз җиткәнне көтәбез. «Эх, җылы якта яшәргә иде ул…» дигән хыяллар да туа кайчак. Без шулай хыялланып йөрибез, ә менә милләттәшебез, 11 бала атасы, эшмәкәр Исмәгыйль Шәңгәрәев шул хыялын чынга ашыру өчен бар көчен куйган.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә күченеп яши башлавына менә инде 10 ел чамасы була икән. Киң бизнес җәелдергән: аның җитәкчелеге астында 100ләп кеше эшли. Ерак Дубайга ничек барып чыгуы һәм фатир сату нечкәлекләре турында Исмәгыйль әфәнденең үзеннән сораштык.